Татарстанда җәйнең беренче көне салкынча булачак. Синоптиклар фаразына караганда, 1 июньдә республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән яңгыр көтелә.
Көндез һава 12-17 градуска кадәр генә җылыначак. Шулай ук секундына 4-9 метр тизлек белән көньяк-көнбатыш җиле дә фаразлана.
Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, календарь җәйнең беренче көнендә җитди җылыну көтелми, ә явым-төшем урыны белән республика территориясендә саклана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез