Атна ахырына Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.
Бу турыда Татарстанның Гидрометүзәге хәбәр итә. Әйтик, бүген төнлә һава температурасы +2...–3 градусны тәшкил итәчәк. Синоптиклар фаразларына караганда, томан булуы ихтимал. Шимбә һәм якшәмбе, 22 һәм 23 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә температура 0...–7 градусны, көндез +1...+7 градусны тәшкил итәчәк.
Синоптикларның фаразларына караганда, киләсе атна башында Татарстанда явым-төшемнәр көтелә. Температура исә көндезге сәгатьләрдә дә +2...+7 градустан югары күтәрелмәячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез