Газетага язылу

Светлана Захарова Бөтендөнья бала көне уңаеннан: «Бәхетле булып үссеннәр»

Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова Бөтендөнья бала көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Бүген – Бөтендөнья бала көнендә – балаларны тәрбияләү һәм яклау-саклауга мөнәсәбәтле һәркемгә: ата-аналарга, педагог, табиб, социаль, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм, гомумән, барча кешегә мөрәҗәгать итәсем килә.

Әлеге көн безгә балаларның иң нәзберек һәм бер үк вакытта җәмгыятебезнең иң кыйммәтле өлеше булып торуын искәртә. Бу көнне һәр баланы ярату, кайгырту белән сугарылган тулы имин мохиттә үстерү өчен нәрсәләр эшләп булуы турында уйланабыз.

Татарстан Республикасы балалар өчен уңайлы мохит булдыру буенча алдынгылыкта бара. Бездә балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча нәтиҗәле программалар эшләп килә, алар өчен кирәкле инфраструктура үстерелә, тормышта авыр хәлләрдә калучылар белән эшләүнең алдынгы алымнары гамәлгә кертелә.

Кадерле ата-аналар, бу көнне иң элек сезгә мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыбыз язмышы башлыча сезнең игътибар һәм кайгыртуга, сезнең җаваплы мөнәсәбәтегезгә бәйле.

Ата-ана зирәклеге, сабырлыгы һәм мәхәббәте – бик зур көч. Шуны истә тотыгыз: бер генә әйбер дә, хәтта иң кыйммәтлесе дә балага әти-әни игътибарын һәм җылысын алыштыра алмый.

Педагоглар, укытучы, табиб, социаль хезмәткәр, опека органнары хезмәткәрләренә – балалар сагында торучыларның һәммәсенә авыр хезмәтләре, күңел җылысын биреп эшләүләре өчен чиксез рәхмәт! Сез балачак дөньясын һәр көн саен иминрәк һәм бәхетлерәк итәргә тырышасыз.

Имин балачак – берсен-берсе ихтирам итеп яши торган нык гаилә, сыйфатлы белем, мәдәни кыйммәтләр белән танышу, талантны ачу мөмкинлекләре булдыру. Шундый шартлар тудыру – безнең уртак бурыч ул.

Балаларны саклагыз! Һәрбер балага бәхетле булып үсәргә насыйп булсын!» – диелгән аның мөрәҗәгатендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

Ихтирам белән, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре