Светлана Захарова Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгәләнде

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгәләнде. Татарстан Дәүләт Советының унөченче утырышында депутатлар аның кандидатурасын раслады.

«Социаль ятимлек, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм, балалар, үсмерләр сәламәтлеге мәсьәләләренә зур игьтибар биреләчәк», – дип белдерде Захарова үз чыгышында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре