Россия Кытай өчен визасыз режим керткәннән соң, Россиягә хатын-кыз эзләп киләчәк Кытай ир-атлары агымын көтәргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Светлана Журова «Газета.Ru»га биргән интервьюсында белдерде.
«Кытайда хәзер ир-атлар саны хатын-кызлар саныннан артып китә, бу гаилә коруда кайбер проблемалар тудыра. Шуңа күрә, Россия визасыз режим керткәч, Кытай ир-атлары безгә хатын-кыз эзләп киләчәк», – диде парламент әгъзасы.
Шулай да, Журова фикеренчә, визасыз режим кертү Россиягә файда китерәчәк. Депутат билгеләп үткәнчә, Кытайда туристлык бизнесы шулай оештырылган ки, чит илләргә сәяхәт итүче гражданнардан алынган салымнар ил эчендә кала. Визасыз режим кертү бу хәлне үзгәртергә мөмкин.
Моннан тыш, депутат фикеренчә, Кытай Россиялеләр өчен популяр ял итү урыннары булган Мисыр һәм Төркияне алыштыра ала. Журова шуны да билгеләп үтте, климат төрлелеге аркасында, Кытай гадәти диңгез ялы да, тау чаңгысы курортлары да тәкъдим итә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез