Махсус хәрби операция башланганнан бирле Украинада әсирлеккә эләккән барлыгы 2 466 хәрби Россиягә кайтарылган. Бу хакта “ТАСС” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Мәскәү белән Киев 30 тапкыр хәрби әсирләр белән алышкан.
Иң күп алышу – 2022 елда (11 тапкыр), ә иң аз алышу – 2023 елда (нибары 8 тапкыр) булган. 2024 елда исә – 10 тапкыр. Быел хәрби әсирләр белән беренче тапкыр алышу кичә – 15 гыйнварда үткәрелгән (25кә25).
Узган елда илебезгә иң күп – барлыгы 1 266 хәрби әсир кайткан. 2022 елда – 628, 2023 елда – нибары 547 кеше.
2024-2025 елларда Украинага да, Россиягә дә бер үк санда хәрби әсирләр кайтарылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Мәскәү белән Киев арасында арадашчы булган.
Исегезгә төшерәбез: кичә Россиянең әсирлектән җибәрелгән 25 хәрбие Белоруссиягә китерелде. Биредә аларга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм туганнары белән элемтәгә керү мөмкинлеге тудырылган. Соңыннан аларны илебезгә кайтарачаклар.
Россия белән Украина хәрби әсирләр (150гә150) белән Яңа ел алдыннан – 30 декабрьдә дә алышкан. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова декабрь башында Киевнең инде бер елдан артыграк вакыт дәвамында үзенә кайтарасы килмәгән Украина хәрби әсирләре исемлекләрен бастырып чыгарган. Аларга, шул исәптән, 21-23 яшьлек солдатлар да кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез