Шушы көннәрдә Әтнә районының Олы Мәңгәр балалар бакчасына СВОдан ялга кайткан Айнур Җиһаншин кунакка килгән. Ул анда үзе генә бармаган, аның гаиләсен дә чакырганнар.
Айнур сабыйларга батырлыклары турында сөйләгән. Анда тормышны бәйнә-бәйнә аңлаткан. Ничек итеп ял итүләре, ашарга пешерүләре, киемнәрен юулары турыда сөйләве дә сабыйларга кызык булган. Бәйрәмдә сабыйлар батыр абыйларына җырлап та, биеп тә, шигырь сөйләп тә күрсәткәннәр. Соңыннан балалар Айнур абыйларына үзләренең ясаган рәсемнәрен бүләк иткән.
Айнур үзе дә буш кул белән килмәгән. Һәр балага күчтәнәч әзерләгән. Айнур ның әнисе Эльвира ханым сабыйларга улына атап язган шигырен дә укып күрсәткән. Өч ай буе хәбәре булмаган вакытта ана йөрәге ничек түзгәндер. Эльвира ханым шул хисләрне шигъри юлларга салган.
Сабыйлар батыр абыйларына Ватанны саклаганы өчен рәхмәтен дә әйткәннәр. Барысы да, аны исән-имин кире әйләнеп кайтуыңны көтәбез дип озатып калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез