Әлмәт районы администрациясе бинасында бүгенге иртә махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләре — «Батырлык өчен», «Кыюлык өчен», «Курск өлкәсен яклаучы», «Авдеевканы азат иткән өчен» медальләрен, Суворов медален һәм Жуков медален тапшырды. Әлеге югары бүләкләр Россия Федерациясе Президенты указы белән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен бирелде, дип яза Татар-информ.
Район башлыгы хәрбиләрнең гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашты. «Бу бүләкләрне безнең Геройлар алгы сызыкта үзләре алырга тиеш иде, әмма язмыш башкача хәл итте. Безнең бурыч – аларның батырлыгын онытмау, гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү», - дип өстәде ул.
Шулай ук геройларның берсенең әтисе чыгыш ясады. Ул район җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатына даими ярдәм һәм игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. «Җиңү безнең кулда булачак!» – диде ул.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез