Очрашуда катнашучылар партиянең яңа Халык программасы өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә кагылышлы мөһим тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Игътибар үзәгендә тернәкләндерү программалары, белем бирү проектларын үстерү, фейклар таралуга каршы тору һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре торды.
Евгений Поддубный билгеләп үткәнчә, «Осталар вакыты» программасы ветераннарны яңадан укытуга һәм җитештерү өлкәсе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдереләчәк.
«Бу программалар урта махсус уку йортлары белән берлектә гамәлгә ашырылырга тиеш. Шуның нәтиҗәсендә ил югары квалификацияле эшчеләр, ә фронтовиклар – югары түләүле эш алачак», – дип билгеләде Евгений Поддубный.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны да кертеп, үз бизнесларын ачарга омтылучы ветераннарга ярдәм чаралары карала. Бу инициатива ветераннарга тыныч тормышка җайлашырга һәм төбәкнең икътисади үсешенә өлеш кертергә ярдәм итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика проектының сайты эшли, ул күпләр өчен ышанычлы ярдәмчегә әверелде. Хәзерге вакытта сайтта һәм чат-ботта 61 ярдәм чарасы бар, аларның һәркайсы буенча инструкция бирелгән. 2023 елдан башлап сервисларга 250 меңнән артык кулланучы кергән, шул исәптән илнең башка төбәкләреннән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез