Медицина тикшеренүе “Ватанны саклаучылар” фондының Биектаудагы филиалы белән берлектә оештырылган. Медицина тикшерүе врач-терапевтан башлана. Белгеч анкета тутырта, махсус хәрби операциядә катнашучыларның буй озынлыгын, авырлыгын, кан басымын үлчи, электрокардиограммасын ясый.
Аерым кабинетта ветераннардан, лабораториядә тикшерү өчен, кан алалар. Беренчел кабул итүдән соң алар тар белгечләргә – отоларингологка, невролог, травматолог, хирург, теш табибы һәм психологка җибәрелә.
Бернинди дә чират юк: махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен медицина оешмасында “яшел коридор” булдырылган. Ветераннарга елына бер тапкыр диспансеризация үткәрелә. Бүген аларның кайберләре тикшеренүне ахыргача уза алмаганлыктан, өстәмә көн билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез