Газетага язылу

СВО ветераны Айдар Әүхәдиев: «Җир өстендәге саклану урыннары гадәти тукталышны хәтерләтәчәк»

Сакланганны саклармын! Илдәге вазгыять әлеге сүзләрне еш исебезгә төшерә башлады. Күгебез дә, күңелебез дә тыныч түгел. Әле бер хәбәр килеп ирешә, әле икенчесе. Ул-бу килеп чыкса, сакланыр өчен кая барасын да, нишләргә кирәклеген дә белмибез. Әнә шуларны уйлап, Татарстандагы махсус хәрби операция ветераннары «Саклану урыны» («Укрытие») проектын әзерләгән.

СВО ветераны Айдар Әүхәдиев: «Җир өстендәге саклану урыннары гадәти тукталышны хәтерләтәчәк»
Фото: шәхси архивтан

Аны иң элек Казанда сынап караячаклар.

Бу проектны тәкъдим итүчеләр төркеме җитәкчесе, СВО ветераны Айдар Әүхәдиев әйтүенчә, җир өстендә урнашкан саклану урыннары гадәти тукталышны хәтерләтәчәк. Аны нык бетоннан төзергә ниятлиләр.

– Җир өстендәге саклану урыннарына 10–15 кеше сыйса, җир астындагысында 100 дән артык урын булачак. Мондый саклану пунктлары Белгород өлкәсендә бар инде. Без кеше күп йөри торган урыннарда, парк-скверлар, тукталыш, сәнәгать оешмалары янәшәсендә мондый урыннар әзерләп куярга тәкъдим итәбез, – ди Айдар Әүхәдиев. – Иң элек мондый урыннарны БПЛА һөҗүме ешрак күзәтелгән һәм подвалларда качу мөмкинлеге булмаган районнарда урнаштырырга уйлыйбыз.

СВО ветераны әйтүенчә, саклану пунктлары иң элек сәнәгать оешмаларында эшләүчеләр транспорт көткән тукталышларда төзелергә тиеш. Яңа төзелеп килә торган йортларда саклану өчен урыннар булдыруны тәкъдим иткәннәр.

– Әлеге проект тормышка аша калса, саклану пунктлары кайда урнашканны махсус кушымталар аша белеп булыр, дип ниятлибез. Әлбәттә, бу корылмаларның кирәге чыкмасын иде. Төзеп куйгач та, бары тик өйрәнүләр өчен генә кулланырга язсын, – ди Айдар Әүхәдиев.

СВО ветераннары командасы эшләгән бу проектка «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасын бәяләүче экспертлар югары бәя биргән. Алар башкарган эшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. 

– Татарстан Рәисе министрлыкларга безнең проектны тормышка ашырырга кушты. Инде Казан һәм Чаллыдагы ЖБИ заводлары эшкә керешергә дә әзер. Бөтен чыгымнарны республика күтәрә, – ди проект җитәкчесе.

Билгеле булганча, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы узган елның июлендә эшли башлады. Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә тыныч тормышта урын табарга ярдәм итү, аларның тәҗрибәсен дәүләти һәм муниципаль идарәдә куллану. Программада катнашучылар 10 проект тәкъдим итте. Татарстан Рәисе аларның барысын да хуплады.

Белешмә

Мамадыш районының Иске Комазан авылы егете – 37 яшьлек Айдар Әүхәдиев Казан танк училищесын тәмамлаган. Махсус хәрби операция башлануга, Ватан сагына баса. Десантчы егет ВДВ бригадасында хезмәт итә. 2023 елның көзендә Айдар бик каты яралана. Госпитальләрдә дәвалангач, туган ягына кайта. Айдар Әүхәдиев – 19 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше. Сүриядәге бәрелешләрдә катнашкан егетнең бик күп бүләкләре арасында Батырлык һәм Жуков орденнары бар.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донб

Көн хәбәре