СВО хәрбиләрен агуларга ниятләгән пешекчене тоткарлаганнар

Севастопольдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны агуларга ниятләгән шеф-поварны тоткарлаганнар. Севастополь губернаторы Михаил Развожаев әлеге хатын-кызны тоткарлау турында видео урнаштырып, көч ведомствосы хезмәткәрләренә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдергән һәм шәһәрдә яшәүчеләрне уяулыкка өндәгән, дип яза «Российская газета».

Бу хатын-кызның җирле җәмәгать туклануы оешмасында шеф-повар вазыйфасын биләве ачыкланган. Ул хәрбиләргә зыян салу омтылышыннан тыш, Украина ягына Кара диңгез флоты корабларының урнашу урыннары сурәтләнгән фотосурәтләр тапшырган. Федераль иминлек хезмәте хәбәренә караганда, Украина кораллы көчләре әлеге мәгълүматлардан безнең корабларны ракета һөҗүменә тоту өчен файдаланган.

Тоткарланган хатын-кызга карата дәүләткә хыянәт итүдә гаепләү буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре