Газетага язылу

СВО хәрбиләренең акчасын урлаучыларның эзенә төшкәннәр

Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренең полиция хезмәткәрләре, ФСБның төбәк идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның акчаларын урлаучы этник оешкан төркемнең эзенә төшкән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, аферистлар башта хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүчеләрне эзләп тапкан. Шуннан соң, законсыз төстә бер тапкыр түләү алу өчен, тегеләрне махсус хәрби операция зонасына озаткан. Урланган акчалар арасында хәрби хезмәткәр яраланган яки һәлак булган очракта туганнарына бирелергә тиешле суммалар да булырга мөмкин.

Мошенниклык статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Җиде кешене кулга алганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре