Газетага язылу

СВО зонасы геройларының гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Лаеш районында СВО зонасында һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Югары бүләккә районда туган дүрт хәрби хезмәткәр лаек булган. Бу хакта Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

СВО зонасы геройларының гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр

Рядовой Николай Зайцевка Суворов медале, рядовой Артур Галиуллинга Суворов медале, рядовой Константин Талановка Жуков медале, рядовой Алексей Сосипатровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале бирелгән.

Чара район советы залында район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин катнашында узды. Район башлыгы рәсми өлеш алдыннан геройларның гаиләләре белән очрашты һәм аларның кайгыларын уртаклашты.

«Без сезнең улларыгызны һәм абыйларыгызны беркайчан онытмаячакбыз. Алар чын батырлык күрсәтте һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәде. Без аларның истәлеген саклыйбыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», – диде Илдус Зарипов.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре