Татарстан Республикасыннан җибәрелгән чираттагы гуманитар йөк СВО барган районга китерелгән. Йөкне китерүне һәм тапшыруны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм Балтач муниципаль районы җитәкчесе Рамил Нотфуллин оештырган.
СВО зонасына җибәрү өчен азык-төлек, хуҗалык товарлары, шулай ук автомобильләр, мотоцикллар, пилотсыз очу аппаратлары, генераторлар һәм эретеп ябыштыру аппаратларын Балтач районы предприятиеләре һәм халык катнашында җыйганнар.
Камил Нугаев сүзләренчә, әлеге ярдәм хәрбиләрне тәэмин итү һәм аларның рухын күтәрүдә төп роль уйный. Ул шулай ук йөк җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез