Лисичанск һәм Рубежное шәһәрендә хәлдә кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче Рөстәм Гатин хәйрия проекты эшен тәмамлавы турында белдерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
«Тиздән өйгә кайтабыз. Бәхеткә, югалтуларсыз һәм зур тәҗрибә туплап. 4 млн порция, 1,5 мең тонна кайнар ризык пешереп, күпме кеше гомерен саклап калуга ирештек. Республика, шәһәр, мэрыбыз ярдәме белән», – ди Рөстәм Гатин.
Хәзерге вакытта волонтёрлар әйберләр һәм җиһазларны җыю белән мәшгуль.
«Без аларга иң катлаулы вакытта кирәк идек. Хәзер кешеләр пенсияләр, пособиеләр, паспортлар ала. Күпчелегенең уты, газы һәм суы бар», – диде ул.
Рөстәм Гатин әйтүенчә, хәйрия проектының тәмамлануы март ахырына — апрель башына билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез