Алда хәбәр ителгәнчә, Купянск шәһәре тирәсенә пилотсыз очкычлар операторлары – ким дигәндә 7 хатын-кыз китерелгән булган.
«Безгә мәгълүм булганча, алар килүгә үк үзләренең позициясеннән качкан», – дип билгеләп үтелгән телеграм-каналда.
SHOT мәгълүматлары буенча, Украина кораллы көчләре Купянскида 3 меңнән артыграк хәрбиен югалткан, 100гә якын солдат әсирлеккә алынган. Моннан тыш Украинаның FPV-дроннары операторлары 5 «тыныч» кешенең гомерен өзгән.
Телеграм-канал язганча, Россия хәрбиләре шәһәрнең 90 процентын азат иткән.
Исегезгә төшерәбез: Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Купянск шәһәрендә чолганышка эләккән Украина хәрбиләре бик зур югалтулар кичерә. Алар өчен котылуның бердәнбер юлы – үзләренең ихтыяры белән әсирлеккә төшү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез