Газетага язылу

СВОда аягын югалткан хәрби хезмәткәр Андрей Малахов тапшыруында Римма Никитинага тәкъдим ясады

«Россия 1» каналының Андрей Малахов тапшыруында махсус хәрби операция зонасында аягыннан мәхрүм калган Наил Рәҗәпов популяр татар җырчысы Римма Никитинага тәкъдим ясаган. Артист «әйе» дип җавап биргән. Бу хакта «ТНВ» яза.

СВОда аягын югалткан хәрби хезмәткәр Андрей Малахов тапшыруында Римма Никитинага тәкъдим ясады

Әлеге пар эфирга кадәр күптәннән таныш булган инде: Наил Риммага турыдан-туры махсус хәрби операция зонасыннан, үзенә кияүгә чыгуын сорап, видео юллаган. Ул чагында алар 1 атна гына аралашкан булсалар да, күңелләренең бер-берсенә бик нык тартылуын тойганнар.

Наил тапшыруда: «Бик авырлык белән атлап китәргә туры килде. Әмма хәзер, «әйе» дисәң, ЗАГСка кадәр таяксыз йөгереп барырга ризамын», – дип шаярткан. Римма исә сюрприз булачагын белүен, әмма сөеклесенең тәкъдим ясаячагын башына да китермәвен әйткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре