Газетага язылу

СВОда ике аягын югалткан егеткә кул белән идарә ителә торган машина тапшырдылар

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операция ветераны Артур Барабановны кул белән идарә итү системасы белән җиһазландырылган яңа SWM автомобилен алу белән котлады.

Машинаны махсус операция катнашучысына «Ватанны саклаучылар» фонды тапшырды, дип яза Татар-информ.

Артур Барабанов СВО зонасында мина шартлаганда яраланган, аның ике аягы да ампутацияләнгән. Узган елда хәрби «Абилимпикс» чемпионы булган һәм гаилә корган.

Район башлыгы Радмир Беляев «Ватанны саклаучылар» фондына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук муниципалитетта махсус операция ветераннарына ярдәм итү дәвам итәчәк, дип ассызыклады.

Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре