Газетага язылу

СВОда югалган хәрбиләрне эзләү буенча ялган чатлар барлыкка килгән

Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус операция зонасында югалган хәрбиләрне эзләү турында ялган чатлар һәм төркемнәр барлыкка килгән. Бу хакта мәгълүмати-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе кисәтә.

Мошенникларның максаты — махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары арасында зарарлы программалар таратып, акча һәм персональ мәгълүматын урлау. Киберполиция мондый чатлардан скриншотлар да бастырып чыгарган.

Ведомствода ассызыклауларынча, хәрби белән бәйләнешнең өзелүе гаилә өчен авыр сынау, әмма мондый хәлдә аеруча уяу булу бик мөһим, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре