Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов геройның гаиләсе белән очрашып, аларга «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.
Александр Потанин – махсус операция барышында Россия Герое исеменә лаек булган 20 татарстанлының берсе. Ул яраланган хәрбиләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән, аларны сугыш зонасыннан эвакуацияләүне оештырган. Хәрби табиб 2023 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр якынча 3 мең пациент кабул иткән, 1,2 меңнән артык операция ясаган. 2025 елның октябрендә ул, яралыларны госпитальгә алып барганда, медицина төркеменә һөҗүм ясаган ике дронны юк иткән.
Александр Потанин 2026 елның 6 мартында авырудан вафат була. Очрашуда Татарстан Рәисе аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты, Александр Владимировичны илнең чын патриоты һәм яшь буын өчен үрнәк дип атады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез