Чистай районында махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт ир-егет 14 сентябрьдә сайлауда катнашачак. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.
«Ветераннар белән җирле хакимиятнең берлектә эшләвенең әйбәт үрнәге бу!» – дип билгеләп үткән ул.
Метшин шулай ук Чистайдан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар белән очрашу уздырганлыгы турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, асылда хәрби хезмәттән кире әйләнеп кайтканнан соң тыныч тормышка җайлашу турында сөйләшкәннәр.
«Ике төп мәсьәләне – тулы диспансеризация узу, дәвалану һәм, яраланганнан соң сәламәтлек үзенчәлекләреннән чыгып, эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», – дип билгеләп үткән депутат.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез