СВОда катнашучы: «Бу – минем бурычым»

СВОда катнашучы, 430 нчы мотоукчылар полкының психологик хезмәт җитәкчесе Андрей Сарбаев әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларыбыз һәм оныкларыбызның тынычлыгы хакына авыр, әмма кирәкле бурыч башкара. Бу хакта ул «Җиңү марафонына кушыл!» телемарафонында әйтте.

«Минем өчен барыргамы-юкмы дигән сорау тумады. Президент указы чыккач, мобилизация буенча киттем. Мин – запастагы офицер. Бу – минем бурычым», – диде Андрей Сарбаев.

Аның әйтүенчә, алар горур рәвештә Татарстан полкы исемен йөртә. «Безнең позицияләрдә Татарстан флагы балкый. Балаларыбыз һәм оныкларыбызның тынычлыгы хакына авыр, әмма кирәкле бурыч башкарабыз», – диде ул.

Әти-әнисе, хатыны һәм балалары аның белән горурлануын да сөйләде Андрей Сарбаев. «Гаиләбез – ышанычлы тылыбыз. Бабаларыбызның якты истәлеге дә ышаныч өсти. Татарстан безгә даими ярдәм күрсәтә», – диде хәрби.

Хәрби контракт төзергәме-юкмы дип икеләнүчеләргә киңәш тә бирде ул. Аның әйтүенчә, иң элек синең өчен Ватан нәрсә ул, дигән сорауга җавап бирергә кирәк. «Бу оныкларыбызның киләчәге, бабаларыбыз истәлеге. Сез Ватаныбызны сакларга әзер икән, димәк карар кабул итәргә кирәк», – диде ул.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре