Махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Сергеев үз илеңне яклау куркыныч түгел, дигән фикердә. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.
«Мин хәрби хезмәтне Кырымда үттем. Шул исәптән, Кырым күперен сакладым. Ул вакытта ук хәрби контракт төзисем килгән иде. Тик әти-әнием каршы булды», – дип сөйләде ул.
Махсус хәрби операция башлангач, кабат контракт төзү фикеренә килә ул. «Бергә хезмәт иткән бөтен иптәшләрем шунда. Мин дә Ватан сагында булырга тиеш», – ди ул.
Денис Сергеев җиде айдан бирле «кызыл сызык»та. «Бөтен туганнар шунда. Ярдәм кирәк булса, булышалар. Тылдагы ярдәмне дә тоябыз. Республика безне бөтен кирәк-ярак, техника белән тәэмин итә. Туган яктан кигән вак кына нәрсә дә күңелгә рәхәтлек бирә», – ди хәрби.
Контракт төзергә теләүчеләргә курыкмаска да киңәш итте ул. «Анда начар дип уйламасыннар иде. Ватаныңны саклаудан куркырга кирәкми. Уртак Җиңүгә һәркем өлеш кертергә тиеш», – ди Денис Сергеев.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез