СВОда катнашучы егылып аягын сындырган өчен идарәче компанияне штрафка тартканнар

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат Чаллыда Академик Королев урамындагы йорты янында бозлавыклы тротуарда таеп егылган һәм аягын сындырган.

Бу хәл күзәтү камераларына эләккән.  Ир-атка шул сәбәпле икенче группа инвалидлык билгеләргә туры килгән. дип яза “Татар-информ”.
Татарстан прокуратурасы, тикшерү үткәреп, тротуарның чисталыгына “Электротехниклар” идарәче компаниясе җавап бирүен ачыклаган. Компаниянең үз бурычларын тиешенчә үтәмәве, тротуарны боздан чистартмавы билгеләнгән.
Суд идарәче компания алдына зыян күрүчегә матди зыянны каплау өчен –15 мең сум, мораль зыянны каплау өчен – 800 мең сум күләмендә түләтү бурычын куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре