Саба егете Ленур Биктимеров махсус хәрби операция зонасыннан берничә көн элек кенә ялга кайткан. Бүген ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны студиясендә кунак булып китте.
«Мобилизация башлангач күп егетләрне чакырып китерделәр. Мин аларга булышу йөзеннән үз теләгем белән барырга булдым. Узган ел 23 августта имза куйдым, 29 август Луганскига очтык. Барасын алдан кычкырып йөрмәдем. Гаиләмә дә әйтмәдем, иртәгә китәсе көндә генә белделәр. Туганнар, дусларны чакырып, саубуллаштым да киттем», – дип сөйләде Саба районының Тимершык авылы егете.
Алар ротада Татарстаннан дүрт егет булганнар. Бертуганнар шикелле яшәдек, ди Ленур.
«Шулкадәр саф, эчкерсез егетләр. Бер телем ипине дә бүлеп бирәләр иде. Дүрт егет дүрт туган булып яшәдек. Бергә кайткач ниләр эшлисен планлаштырдык. Кемнеңдер өйләнәсе, кемнеңдер өй саласы бар. Үзебезнең якларда табигать кочагында ял итәрбез дип хыялландык. Монда нәкъ шул агачлар, һава гына тыныч. Кызганыч, барып чыкмады», – дип сөйләде ул.
Ленур әйтүенчә, егетләр халыкның ярдәмен тоеп яши. «Авыл халкы, дуслар, танышлар нәрсә кирәк дип сорап кына тордылар. Аларга сабырлык, алгы сызыкта булган егетләргә исән-сау кайтсыннар дип кенә телисе кала», – диде ул.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез