Газетага язылу

СВОда катнашучы хәрби бер ел буе күз чокырына эләккән пуля кыйпылчыгы белән йөргән

Россиянең хәрби хезмәткәре – 45 яшьлек ир-ат бер ел буе күз чокырына эләккән снайпер пулясы кыйпылчыгы белән йөргән.

Бер күзе аздан гына сукыраймыйча калган бер мәлдә, табиблар аны бәладән коткарган.

Хәрби хезмәткәр, күзе авыртып, Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәре хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу вакытта ул кыска вакытлы ялга кайткан. Бер ел элек башы яраланган булган, дип яза МК.RU.

“Снайпер пулясы, бронежилетын һәм шлемын тишеп, битенә эләккән, Хәрби, госпитальдә дәваланганнан соң, тернәкләнеп, киредән иптәшләре янына әйләнеп кайткан. Онытылып калган пуля кыйпылчыгы берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә башлаган”, – дип билгеләп үтелгән басмада.

 Хәрбине кичекмәстән операциягә салганнар. Юкса инде сукыраясы булган. Хирурглар аның күзеннән 2 сәгать буе тимер кыйпылчыгы алган. Ярты сантиметр чамасы озынлыктагы снайпер пулясы кыйпылчыгы булып чыккан ул.

Ир-атка фронтта яраланганнан соң ук операция ясаган булганнар. Хирурглар, барлык пуля кисәкчекләрен җыйдык, дип уйласа да, берсе күз чокырында “яшеренеп” калган. Шушы вакыт эчендә кургаш кисәкчеге шунда “адашып” йөргән, әмма ир-ат аны сизмәгән.

Хәрби хезмәткәр тулысынча савыккан инде. Хәзер ул хастаханәдән чыгарга җыена. Чираттагы ялыннан соң янә хезмәтен дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре