Минзәләдән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егет ике атналык ялга кайткан. Ул үзенең планын алдан әйтеп куймаганлыктан, якыннарына бик зур сюрприз ясаган. Бу хакта “КП-Казань” җирле газета мәгълүматларына таянып яза.
Хәрби төнге 12дә фатирының ишеген әкрен генә шакыган. Хатыны һәм ике баласы, газизләрен күреп, сөенечтән шок халәтендә калган. Аларның күзләренә мөлдерәмә яшь тулган...
Хәрби шулай ук әнисенең дә хәлен белгән. Аның эшенә чәчәк бәйләме күтәреп килгән. Ана кеше, сау-сәламәт улын күреп, әлбәттә инде, бәхет диңгезенә чумган...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез