Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узган ярышлар ике өлештән торды. Билгеле булганча, фиджитал-спорт физик әзерлекне һәм цифрлы технологияләрне берләштерә. Ярышлар да әнә шул ике юнәлештә узды. Беренчесендә командалар Counter-Strike 2 симуляторында, ягъни виртуаль киңлектә сугышчан осталыкларын күрсәтсә, икенче өлештә махсус хәрби операция ветераннарының физик мөмкинлекләрен сынадылар. Ярышта барлыгы 60 кеше катнашты.
– Фиджитал-спортта чынбарлык белән виртуаль дөнья үрелеп бара. Һәм нәкъ менә сез, сугышчан хәрәкәтләр аша узган кешеләр, үзегез өчен сугыш кырында да, уен аренасында да киртәләр булмавын күрсәтәсез, – диде катнашучыларга мөрәҗәгать итеп «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Алсу Арсланова.
Тугыз сәгать дәвам иткән ярышларда иң көчле өч команда ачыкланды. I урынга Казан, Биектау һәм Зәй районнарының «Retro Squad» җыелма командасы лаек булды. II урынны – Казан, Апас һәм Питрәч егетләреннән тупланган «Туган», III урынны Лаеш һәм Түбән Кама районнарының «Лаеш» җыелма командасы алды.
– Без һәркемгә, ә иң беренче чиратта үзебезгә тормышның дәвам итүен, сынауларга карамастан, аның якты һәм бай булырга мөмкин булуын расладык, – диде ярышта катнашучыларның берсе, СВО ветераны Артур Шабакаев.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында уздырыла торган II Татарстан Рәисе Кубогы кысасындагы чираттагы ярышлар 8 августта Казанда узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез