Республикада яшәүчеләр төрле ведомстволар белгечләренә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала.
1 августта Татарстан Республикасында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә (Казан ш., Маркс ур., 31/7) махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләрен Бердәм кабул итү көне үткәреләчәк. Бу юлы социаль ярдәм мәсьәләләренә төп игътибар бирү күздә тотыла. Чара 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә уздырылачак.
Кабул итү барышында профильле ведомстволар вәкилләре консультацияләр бирәчәк. Анда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова һәм Социаль фондның Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова катнаша.
Чарада СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзаларына түләүләр, пособиеләр бирү мәсьәләләренә, башка ярдәм чараларына бәйле мәсьәләләргә ачыклык кертергә мөмкин булачак.
+7 (843) 238-10-00 телефоны яки электрон почта (op@tatarstan.er.ru ) аша кабул итүгә язылырга, мөрәҗәгать калдырырга яки өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез