СВОда катнашучылар өчен 7%лы социаль ипотека программасы эшли башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы тәкъдим итте. Матбугат конференциясендә Татарстан Рәисе каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов программада катнашу шартларын аңлатты.

Программа 1 сентябрьдән гамәлдә. Анда махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган очракта аларның гаилә әгъзалары катнаша ала. Булат Гыйльманов әйтүенчә, катнашу шартлары социаль ипотека программасыныкы кебек үк. Беренче чиратта торакка мохтаҗлык булу шарт – торак мәйданы бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш.

Программага дәгъва итүче Татарстан территориясендә теркәлгән булырга тиеш. Торак теркәлгән урында бирелә. Татарстанның һәр районында торак алу мөмкинлеге тудырылачак. Ул бары тик Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан бирелә, Казанда ул «Салават күпере» микрорайонында.

«Ипотека алу уйланылган, җитди адым булырга тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучы отпускка кайткач, гаиләсе белән сөйләшеп карар кабул итә. Гаиләсе, ышаныч кәгазе булса да, аннан башка гына программада катнаша алмый», – дип белдерде Булат Гыйльманов.

Дәүләт торак фонды белән элек төзелгән килешүләр буенча бурычлар булмау программада катнашуның бер таләбе булып тора. Документларны 1 октябрьдән күпфункцияле үзәккә барып яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин.

Ипотеканың ставкасы 7%, ул 28,5 ел бүлеп түләү мөмкинлеге белән бирелә. Беренчел взнос фатир бәясенең 10% тәшкил итә. Бала туган очракта счетка 200 мең сум күчереләчәк. Балага 3 яшь тулганнан соң ана капиталын куллану һәм рефинанслау мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре