СВОда катнашучылар өчен тагын бер сөенечле яңалык көтелә

Россия Хөкүмәте 2022-2023 елларда штурм подразделениеләрендә хезмәт итү буенча контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны яки инвалиды статусын бирү турында закон проектын Дәүләт Думасына карауга керткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Ветераннар турында” законга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Закон проекты нигезендә, 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәрге чорда Оборона министрлыгы белән махсус формированиеләрдә хезмәт итү турында килешүгә кул куеп, СВО зонасында хәрби бурычларны үтәгән хәрбиләр шундый статус алырга мөмкин.
Алар торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә, дәүләт һәм муниципаль фондтан торак, медицина ярдәме алуда өстенлекләргә ия булачак.

Моңа кадәр СВОда үз ихтыяры белән катнашучыларга гына хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм инвалиды статусы бирелгән. Шул ук вакытта бу нормалар югарыда күрсәтелгән чорда Оборона министрлыгы белән килешүләр нигезендә штурм подразделениеләрендә хезмәт итүчеләргә кагылмаган. Ә аларның күбесе – батырлык һәм каһарманлык өчен дәүләт, ведомство бүләкләренә ия булган фидакарьләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре