Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.
«Әгәр көне үзгәрмәсә, 26 февральдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вакансияләр ярминкәсен уздыру турында карар кабул ителде. Кунакка чакырабыз», - диде ул.
Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 545 эш бирүче 4 мең эш урыны бирергә әзер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез