СВОда катнашучыларга бушлай икенче һөнәри белем алу мөмкинлеге биреләчәк

Россия Хөкүмәте СВОда катнашучыларга бушлай икенче урта һөнәри белем алу хокукын бирә торган закон проектын хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Тәкъдим «Белем бирү турында»гы законга төзәтмәләр кертүне күздә тота. Үзгәрешләр мобилизацияләнгән хәрбиләргә, контрактчыларга, ирекле нигездә хезмәт итүчеләргә һәм СВОда катнашучы һәркемгә кагыла.

«РФ Хөкүмәте закон проектын, әйтелгән күрсәтмәне исәпкә алып, камилләштереп бетерү шарты белән хуплый», – диелә бәяләмәдә.

Искәртеп үтәбез, июньдә РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция катнашучыларына бушлай икенче һөнәри белем алу мөмкинлеген бирү идеясен хуплады һәм оператив рәвештә кирәкле чаралар күрергә кушкан иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре