Газетага язылу

СВОда катнашучыларның балалары аерым квота буенча вузларга керә алачак

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары аерым квота (һәр юнәлеш буенча гомуми урыннарның кимендә 10 проценты) буенча Россия вузларына керү хокукына ия.

Бу хакта NEWS.ru КПРФтан сенатор Айрат Гыйбатдинов сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, әлеге өстенлек гамәлдәге мәгариф законында билгеләнгән конкурста ташламалы катнашуга нигезләнгән. Тик квота автомат рәвештә югары уку йортына кабул итүне аңлатмый. Квота эчендә аерым конкурс үткәрелеп, абитуриентлар укырга керергә теләүче барлык егет-кызлар белән түгел, бәлки үзләре арасында гына ярышачак.

Бу Ватанны саклаучыларның гаиләләре әгъзаларына ташламалы шартларда югары белем алуга дәгъва кылу мөмкинлеге бирәчәк. ВУЗга керү өчен Россия гражданины паспорты, белем турында аттестат тапшырырга, шулай ук СВОда катнашучының баласы статусын расларга кирәк. Абитуриент шулай ук шәхси казанышларын раслаган документлар да җибәрә ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре