Газетага язылу

СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларына 20 мең сум акча түләнә

СВОда катнашучыларның балигъ булмаган һәр балаларына бер тапкыр 20 мең сум түләнәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.

"Хәзер иң кирәкле чара – СВО катнашучысының һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум түләү. Министрлык аны баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документлар нигезендә билгели. Түләү вакытында билгеләнә, алучылар бар", - дидеы ул.

Аның сүзләренчә, тагын бер популяр ярдәм чарасы – яңа туган балалар өчен комплект бирү дә оештырыла.

"Башка категорияләрдән аермалы буларак, бу чара аз керемле гаиләләр өчен билгеләнгән, әмма СВО катнашучылары булган гаиләләр өчен керем исәпкә алынмый. Ягъни алар бала тудыру йортыннан чыкканда автомат рәвештә менә шушы комплектны алалар, анда бала өчен беренче вакытта кирәкле барлык әйберләр дә бар", - диде Алсу Закирова.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре