Балалар аниматорлар белән шау-гөр килеп уйнаса, «Үзгәреш» зонасында ирекле мастерлар һөнәр осталары әниләрнең, тол ханымнарның, герой кызларының чәчләрен ясадылар, бизәндерделәр, кашларын буядылар, тырнакларын матурладылар, массаж ясадылар.
Җан җылысы белән оештырылган чарада татлы ризыклардан да авыз итеп булды. Балаларга бүләкләр дә өләштеләр, күчтәнәчләрне "Үзебезнекеләрнең өе" командасы әзерләгән, әлеге команданы махсус хәрби операция ветераны җитәкли. Шушындый чара уздыруда ярдәм күрсәткән «Батырлар терәге»нә, җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка, «Үзгәреш» кызларына, «Үзебезнекеләрнең өендә» командасына, әлбәттә инде затлы кунакханә җитәкчелегенә зур рәхмәт.
– Сезнең иңнәрегездәге авырлыкны аңлыйбыз, - диде Мансур хәзрәт чыгыш ясаганда - Тормыш арбасын тарту берүзегезгә калды. Шуңа күрә, бер көн булса да үзләре турында кайгырту тойсыннар иде дип, сезне бирегә чакырып, Матурлык көне белән зурлыйсыбыз килде".
Хәзрәтнең нияте кабуллардан булды, йөзләренә нур иңгән ханым-туташлар бик канәгать булып өйләренә таралышты. Җәй аенда гына оешып, үзенең көчле командасы белән махсус хәрби операция балаларына инде күпме яхшылык кылырга өлгергән «Батырлар терәге» үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт бу юлы әтисез калган балаларга, «балаларым минем», дип дәште. Әле сүздән күпләрнең күзләрендә яшьләнде, йөрәкләрендә рәхәт булып китте. Матурлык чарасында фронтка ярдәм итүче волонтерлар да катнашты. Гаиләләр Казан, Яшел үзән, Түбән Кама, Балтач, Кукмара һәм башка районнардан җыелган иде.
Зөлфия Шакирова, Балтач районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез