Аферистлар, махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына командиры яки хезмәттәшләре буларак шалтыратып, хәрбинең яралануы яки бүләкләнүе турында хәбәр итәләр дә акча күчерергә яки смс-кодны әйтергә мәҗбүр итәләр. Бу хакта «КП» Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән хокукка каршы файдалану идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, аферистлар хәрбинең командиры, хезмәттәше яки СВО волонтеры буларак үзләрен таныштырып, ышандыру өчен, хәрби хезмәткәрнең шәхси мәгълүматларын әйтә. Алар хәрбинең туганнарыннан смс-кодны әйтүне, сылтама аша күчүне, кушымта урнаштыруны яки акча күчерүне сорый. Кайвакыт мошенниклар, корбанын куркытып, акчасын кулга төшерү өчен, җинаять эшләре яисә «мәгълүматларының читкә агуы» белән дә яный.
Моннан тыш аферистлар мессенджерларда якыннары – хәрбиләр белән элемтәсен югалтканнар өчен төркемнәр һәм каналлар оештыра. Максаты – шәхси мәгълүматлар җыю һәм вируслы файллар тарату. Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, мошенниклар шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганннарның кабер ташларын акча бәрабәренә яки басым астында фотога төшерергә риза булучыларны эзли. Кырыгалдарларга һәлак булганнарның исемнәре, фамилияләре, туу һәм үлү даталары туганнарын ышандыру өчен кирәк.
Эче эшләр министрлыгында барыбызны да уяу булырга, шәхси мәгълүматларны беркемгә дә тапшырмаска, шикле сөйләшүне шундук өзәргә чакыралар
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез