Газетага язылу

СВОда катнашучыларының әниләренә бүләкләр тапшырдылар

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында уллары махсус операция зонасында хәрби бурыч үтәүче аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Бүләкләнүчеләр арасында – ике ул үстергән Рәмзия Фәиз кызы Гайнуллина. Аның уллары – Айрат һәм Илфар икесе дә әтиләренең эзеннән киткән һәм музыкант булган. Өлкән улы Айрат танк училищесы хәрби оркестрында хезмәт итә, ә кечкенәсе Илфар Чибәркүл хәрби оркестрына күчкән. Илфар үз теләге белән контракт төзеп СВО зонасына киткән.

Рәхмәт хаты шулай ук ике бала – Даниил белән Олесяның әнисе Рәзидә Нәртдин кызы Сидоровага да тапшырылды. Даниил 9нчы сыйныфтан соң Яшел Үзән училищесында укыган, аннан соң Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Казанда электр челтәрләрендә эшләгән. 2023 елда ул үз теләге белән махсус операция зонасына хезмәт итәргә киткән. Хезмәт вакытында Даниил ике тапкыр яраланган, Суворов ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Рәмзия Фаиз кызы белән Разидә Нәртдин кызына лаеклы уллар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген һәм илне яклаучыларның характерын формалаштыруда әниләрнең ролен ассызыклады.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт нигезендә хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайты яки 117 телефоны аша белергә була.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре