СВОда катнашучының гаиләсенә яңа туган бала өчен кирәк-ярак җыелмасы бүләк иттеләр

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген Казанда КФУның медицина-санитария часте акушерлык бүлегендә (Красный Крест) Кристина һәм Никита Мусиннарга яңа туган сабыйлары өчен кирәк-ярак җыелмасы бүләк иткән.

“Бүген бездә зур вакыйга – ДоброБат” төреме солисты Никита һәм Кристинаның гаиләсендә беренче бала – Захар дөньяга килгән. Бик сөенечле хәл. Әлеге гаиләгә – сабыйга һәм аның әтисе-әнисенә нык сәламәтлек, иминлек телибез”, – дигән Эльмира Зарипова.

Кристина һәм Никита 2024 елда өйләнешкән. Алар 2023 елда очраклы гына – кыз Никита белән бергә хезмәт иткән туганына кунакка килгәндә танышкан. Хәзер Кристинага 19 яшь. Мари дәүләт университетында укый. Укып чыкканнан соң башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләргә ниятли.
Никита сөеклесеннән 10 яшькә зуррак. 2022-2023 елларда махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт иткән. Шуннан соң Кырымда төзелештә эшләгән. Әмма, аягын сындырып, берничә ай гипста яткан.

“Озак вакытлар буе өйдә утырдым, шуннан барысы да туйдырды. Егетләргә: “Таяк белән булса да алыгыз мине, нәрсәгә булса да ярап куярмын”, дидем. Шулай килеп чыкты да - таяк беләк киттем. Башта йөртүче булдым. Аннары тәэминат буенча эшкә күчерделәр”, – дип сөйләп үткән Мусин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Егет 2014 елдан бирле гуманитар ярдәм җыюда катнашып килә һәм әлегәчә шуның белән мәшгуль. Хәзер яшь гаилә Донбассның оборона отряды белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыя. Волонтерлар алгы сызыкка азык-төлек һәм кием-салым җыеп озата.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны билгеләп үтү елында Никита “ДоброБат” төркеме составында Татарстан шәһәрләре буенча турга йөреп, концертлар белән чыгыш ясаган. Ул җырлый һәм бас-гитарада уйный.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, шулай ук аз керемле гаиләләргә яңа туган сабыйлары өчен бүләк җыелмалары тапшырылып килә.

Министр аңлатып үткәнчә, җыелмага бала өчен кирәкле әйберләр: җылы комбинезон, санитария-гигиена әйберләре, памперс, биләүсә, балалар киемен юу өчен кер порошогы кергән. Бу продукциянең барысы да Татарстан предприятиеләрендә җитештерелә. Ел саен 6 меңгә якын гаиләгә шундый бүләк тапшырыла. Быел 2,5 мең җыелма бүләк ителгән инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында санкции импортозамещение Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре