Хәрбиләр, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, ФСИН, “Наркоконтроль” хезмәткәрләре, суд приставлары һәм Янгынга каршы дәүләт хезмәте хезмәткәрләре кимендә 20 еллык эш стажы белән тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга хокуклы. Бу структураларның күп кенә вәкилләре, махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән СВО зонасына китеп, ихтыярилар формированиеләрендә хезмәт итүгә керешкән.
Россия законында картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен мондый чорларны иминият стажына кертү күздә тотылган инде. Яңа закон проектында социаль ярдәм чаралары киңәйтелеп, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия рәсмиләштергәндә 1гә 2 коэффициенты белән СВОда катнашуны исәпкә алу күздә тотыла.
Пенсияне ихтыярый формированиедән киткәннән соң билгеләячәкләр. Законны киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла. Хезмәтен алданрак төгәлләүчеләр хәрби пенсия рәсмиләштерүгә, яки аны яңадан исәпләтүгә гариза тапшыра ала.
Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр Президент кушуы буенча эшләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез