Газетага язылу

СВОда хезмәт итүче ир өчен түләү алырга өметләнгән хатын акча һәм ташламалардан мәхрүм калган

Татарстанның Арча районы прокуратурасы суд аша хатын-кызның СВО катнашучы белән иминият түләүләре һәм пособиеләр алу өчен төзегән никахын гамәлдә түгел дип тануга ирешкән, соңрак хәрби хезмәткәр һәлак булган.

Тикшерү аның әнисе мөрәҗәгате буенча башланган, дип хәбәр ителә күзәтчелек ведомствосы сайтында.

Тикшерү ачыклаганча, 2025 елда гариза бирүченең улы хәрби хезмәт бару турында контракт төзегән, ә икенче көнне моңа кадәр билгесез хатын белән никахын теркәгән. Асылда алар арасында гаилә мөнәсәбәтләре корылмаган: ир белән хатын бергә яшәмәгәннәр һәм уртак хуҗалык алып бармаганнар. Прокуратура аңлатканча, "хатын" социаль ярдәм чараларын, иминият суммасын һәм һәлак булган хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзасы буларак бер тапкыр бирелә торган пособиене алырга исәп тоткан. Сугышчының әнисе никах турында улы үлгәннән соң гына белгән.

Һәлак булучының гаиләсенең милек хокукларын яклау өчен район прокуратурасы никахны гамәлдә түгел дип тану турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы район судының читтән торып кабул ителгән карары белән таләпләр тулы күләмдә канәгатьләндерелгән. Нәтҗәдә никах гамәлдә түгел дип танылган. Ә табыш алырга өметләнүче хәрби хезмәткәрнең хатынына тиешле түләүләр һәм ташламалардан мәхрүм ителгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре