СВОдан кайткан хәрбиләр туган авылларында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды

Махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар «Чиж» белән «Алюш» кушаматлы хәрбиләр Зәй районы Якты Күл авылында маскировка челтәрләре үрүче апалар янына килде. Алар хәрбиләрнең гомерләрен саклау өчен игелекле эш башкаручы апаларга рәхмәт белдерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

«Чиж» кушаматлы йөртүче егет 22 яшендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Алар гаиләсеннән өч егет мобилизациягә эләгә. Абыйсы Виталий, апасының ире һәм Илья. Кызганыч, Виталий хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Илья Якты Күл мәктәбен тәмамлаган. Чакырылыш буенча хәрби хезмәтне Белгородта авиация гаскәрләрендә үткән. Хәрби хезмәттән кайтып бер ел үтүгә ил таянырлык егеткә повестка килгән.

Ул махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «Хәрби аерымлыклары өчен», «Сугышчан бердәмлекне ныгыту», II дәрәҗә «Хәрби батырлык», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Саклану министрлыгының «Хәрби аерымлыклары өчен» медален аңа Никольское юнәлешендә оборонаны тоткан өчен тапшырганнар.

«Алюш» Россия Саклану министрлыгы белән контаркт төзеп, Ватаныбыз сагына баскан.

Очрашуда егетләр волонтерларга алгы сызык өчен бик кирәкле булган челтәрләр һәм окоп шәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

«Безнең геройлар үз кичерешләре белән уртаклашты: хәрби шартлар һәм авырлыкларны ничек җиңеп чыгулары, махсус операция шартларында хәрби тормыш турында сөйләделәр. Безнең бүгенге көн геройларыбызның исән-сау, үз гаиләләре янына әйләнеп кайтуларын телибез», – ди Якты Күл авылы мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егоровна.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре