СВОга контрактлар буенча 80 миллион сумга алдаган 4 кешене тоткарлаганнар

Россия Эче эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контрактларга бәйле мошенниклыкта шикләнелүче 4 кешене тоткарлаган. Бу хакта “Российская газета” министрлыкның рәсми вәкиле Ирина Волк мәгълүматларына таянып яза.

Җинаять кылуда шикләнелүчеләр – Санкт-Петербургта яшәүче – бер һәм Псков өлкәсеннән – өч ир-ат. Аферистлар барлыгы 80 миллион сумлык зыян китергән.

Мошенниклар гамәленнән 40тан артык кеше зыян күргән. Шул ук вакытта аларның кайберләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Аферистлар Псков өлкәсе хәрби комиссариатындагы элемтәләреннән файдаланып эш иткән. Алар, бик теләп тә, хәрби хезмәт узу өчен контракт төзи алмаучылар (шул исәптән сәламәтлеге какшау булу сәбәпле) турында мәгълүматлар җыйганнар. Мондый кешеләр белән элемтәгә кереп, СВО зонасына эләгергә булышуны вәгъдә иткәннәр. Шуннан “негодныйларны” Санкт-Петербургка китереп, район хакимиятләренең сайлап алу пунктларындагы таныш кешеләре ярдәмендә, ялган документлар нигезендә, аларга контракт төзергә ярдәм иткәннәр.

Хәрби хезмәткә китү өчен кандидатларга банк карталары рәсмиләштерелгән. Аферистлар, социаль түләүләр күчерелә башлаганчы, тегеләрне карталарының парольләрен һәм пин-кодларын үзләренә тапшырырга күндергәннәр. Түләү күчерелеп, үз хезмәтләре өчен комиссия алып калганнан соң, акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Ләкин барлык акчаны үзләренең кесәсенә салып куйганнар.
Мошенниклык турында берничә җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре