Газетага язылу

«Сыерыгыз ни атлы?» Социаль челтәрләрдән килгән кызыклы хатирәләр

Социаль челтәрләрдә “Сыерыгыз нинди кушаматлы?” дигән сорауга кызыклы гына җаваплар килде. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Сыерыгыз ни атлы?» Социаль челтәрләрдән килгән кызыклы хатирәләр
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Студент чагыбыз. Мамадыш районының Урта Кирмән авылына урып-җыю вакытында эшкә җибәрделәр. Көндез кырда бәрәңге алабыз, кич ындыр табагында эшлибез. Иптәш кызым белән (анын исеме дә Энҗе) беркөнне фермага сөт алып кайтырга киттек. Сыер савучы апалар: "Әнә, Энҗе кушаматлы сыерның сөтен алыгыз",- дип әйтмәсеннәрме?! Вәт менә сиңа мә! Беренче тапкыр ишеттем сыерга да шундый матур кушамат биргәннәрен. Башка ул исемне сыерларда ишеткәнем булмады. 68 яшемә кадәр сыер, бозаулар асрадым. Кызлар - Доченька, малайлар Мишка иде. Әй, сагынам шул чакларымны. Эше дә, ашы да булган. Кызык, эчтәлекле, мәгьнәле вакыт булган. Энҗе Камалова

Сыерыбыз Бәләкәч кушаматлы. Танабыз Күбәләк, үгез бозавыбыз Декабрист, чөнки кышның соңгы аенда алдык. Кушаматларын беләләр. Мәчеләребезгә хәтле кушаматлы: Борчак һәм Тигр. Гүзәл Шәйхетдинова

Соңгы асраган сыерыбызның исеме Әйдә иде. Әллә каян исемен ишетә, минем тавышны таный иде. Күрше авылга сатып җибәрдек. Яңа хуҗалары бик риза үзеннән, бик акыллы, диләр. Фария Миңнегалина

30 еллап бар инде аңа. Фермада үгезләр бирделәр. Колхозда эшләп йөргән вакыт. Ул вакытта Бразилия кинолары бара иде. Шул кинода бер сәер генә Лунатик исемле әле егет бар иде. Бозауга Лунатик дип исем куштык. Бик шәп булып үсте ул. Шуны тапшырып, Казаннан Яңа елга TOSHIBA телевизоры алып кайттык. Бик зур әйбер иде ул вакытта безнең өчен. Миңлегөл Шафигуллина

Мин мәктәпкә укырга кергәндә сыерыбыз Миләүшә кушаматлы иде. Югары сыйныфта укучы кызның да шундый исемен белеп алгач, әбигә: "Мәктәптәге бер кызга безнең сыер исемен кушканнар", - дип гажәпләнеп әйтүем истә калган. Аннан соң сыерлар я Маня, я Марта булдылар. Лилия Купаева Без дә сыерларыбызга кушаматлары белен дәшәбез: Ману, Сылу, Поши, Бану. Бозауларга Колобок дибез. Алина Сафиуллина

Безнең Танюша кушаматлы сыерыбыз Алла Пугачёваның туган көнендә бозаулады. Тана бозау булса, Алла кушабыз дип уйладык. Кызганыч үгез булды. Ә исемен Галкин дип атадык. Әминә Мөҗипова Безнекеләр Параход, Акчарлык, Сочи, Койрык, Тамчы, Бәләкәй, Дала, Җиләк, Чыпчык, Булан, Тәңкә, Назлы, Сөрмә, Шомырт, Сөзмә, Торна. Әле дә шулар белән яшәп ятабыз. Рәсимә Әхмәтҗанова

Һәр малга туганда ук кушамат үзеннән үзе килеп чыга. Дочька кушаматлы сыер үгез бозау алып кайтты да, Внук булды. Бер көнне өч сыерыбыз бозаулады: Ниф-ниф, Наф- наф, Нуф-нуф куштык. Бер сыерны бер атна сакладым “менә-менә бозаулар” дип. Шуңа күрә аңа “ждала” дип кушамат бирдем. Сыер итеп калдырырбыз, дип ике матур тана үстердек. Берсенең ике җилененең тишеге юк иде. Ике имиле кәҗә генә була бит инде. Шуңа күрә аларга кәҗә белән сарык дип куштык. Ике үгез бозау бер вакытта туды. Берсенең тавышы нәкъ “кәҗә матае” тавышына охшаган иде. Шуңа күрә алар Минск белән Восход булды. Люция Кашипова

Сыерым Даша. Оныклар бозауларга төрле-төрле кушаматлар бирәләр. Берсендә Фердинант дигәннәр иде. Андыйларны иткә чалганда кыен. Рәисә Гермасимова Бик акыллы сыерым Иркә иде, аннан соң Вахит, Купка, Бөрбаш... Болары авылына карап кушылган. Поши дигәне поши тояклы, Балерина дигәненең аяклары озын, Әрмән дигәненең хуҗасы әрмән иде. Менә шундый исемле сыерлар. Һәр берсендә аерым холык. Рәхилә Зәйнуллина

Күрше керәшен авылыннан алган сыерыбыз Малина иде. Аннан туган икенче сыерыбыз безнеңчә - Җиләк булды, алар кызыл иделәр. Ә инде кара бозауга Шомырт кушаматы бирде. Бик әйбәт, тыныч, акыллы, куе сөтле сыерлар булдылар. Инде күптәннән сыер асрамыйбыз, тик һәр кайсы истә. Әлфия Шәрәпова Безнекеләр Марлуша (Мари Иленнән алып кайткан идек), икенчесе Модель, анысы алып кайтканда озын аяклы, ябык иде. Хәзер киңәйде инде, ләкин исеме калды. Мөршидә Хөсәенова Безнең сыерларның берсе Чулпан, икенчесе Таң. Без инде олы яшьтә, тик шулай да сыерсыз торасы килми. Хәзер мал асравы җиңел бит. Печәнне дә, фуражны да китереп бирәләр. Ашат та, астын тазарт... Зәмзәлия Минһаҗева

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 
 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре