Газетага язылу

Сыйныфташларына чүкеч белән ташланган малайны туктаткан укытучы хәлне тасвирлаган

Чиләбе шәһәре мәктәбе укытучысы белдергәнчә, сыйныфтагы барлык балалар шул малайга каршы берләшкән.

Химия укытучысы Нина Семеновна укучыларны коткарырга маташкан бер мәлдә, балалар аның үзен саклап калган. Сыйныфтагы барлык бала, чүкеч һәм пычак белән коралланган Ромадан берсен-берсе саклап калу өчен, бер йодрыкка берләшкән.

Укучысының коточкыч гамәленнән зыян күргән педагог Нина Семеновна SHOT хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, Рома тәнәфескә 5 минут кала биология дәресенә йөгереп кергән дә, кычкырынып, Лера исемле сыйныфташына ташланган. Ул кызның бугазын пычак белән яралап, баш сөяген сындырган. Укытучы исә һөҗүмгә ташланган укучысын тиз генә туктатмакчы булган. Педагогның үзенә Андрей исемле укучысы ярдәмгә килгән. Ул укытучысы белән хастаханәгә озатылган. Педагогның бармагы, беләге, иңбашы сынган, башы җәрәхәтләнгән.

Нина Семеновна әйтүенчә, моңа кадәр Рома үзен тыныч тоткан, бернинди дә начарлык эшләмәгән. Һөҗүмгә ташланган үсмернең сыйныфында инде берничә ел укыта икән. Романың бердәнбер проблемасы – балалар белән уртак тел таба алмавы..Сыйныфташлары аның белән аралашмаган, шуңа күрә егет кисәгенә социаль челтәрләрдә үзенә ишләрне табарга туры килгән.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Чиләбе шәһәренең коррекция мәктәбендә бер үсмер, чүкеч белән “коралланып”, сыйныфташларына ташланган. 3 бала һәм укытучының зыян күрүе мәгълүм. Бер кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Һөҗүм иткән 13 яшьлек үсмер тоткарланган, җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре