Сыналдык – сынатмадык: Татарстан бюджетын тотрыклы дип бәяләделәр

Тотылган акча, Мәскәүдән бүләк һәм киләсе елга ышаныч. Хөкүмәт Йортында Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм казначылык республикадагы идарәләренең уртак коллегиясе утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Утырышта 2024 елда Татарстан тупланма бюджетының үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Йомгаклау чарасында Россия финанс министры Антон Силуанов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге катлаулы шартларда да Татарстан икътисадый күрсәткечләрнең үсешен тәэмин итә алды. Бу елның ун ае нәтиҗәләренә караганда, тулаем төбәк продукты – 103,2 процент, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,9 процент, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме – 108,2 процент, төзелеш эшләре күләме – 118,4 процент тәшкил иткән.

– Безнең исәпләүләр буенча, ел азагында республикада тулаем төбәк продукты күләме 5 триллион сумга җитәчәк. Хәзерге кебек катлаулы шартларда ярдәм күрсәткәннәре өчен, без Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Казанда төзелгән Вознесение тракты турында да сүз чыкты. “Без бу эшкә Марат Шакирҗанович (Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин – ред.) белән акча таптык”, – диде уенын-чынын бергә кушып, инде ун еллап ел саен Казанда узучы уртак коллегиядә катнашучы Антон Силуанов. “Бу – бик зур бүләк”, – диде Рөстәм Миңнеханов Мәскәү кунагына.

2024 елда Татарстан тупланма бюджетының керем өлеше 657,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Шуның 551 миллиард сумы – үз керемнәребез. “2025 ел катлаулы булачак дип көтелә. Киләсе елга Татарстан тупланма бюджетының кытлыгы 13,5 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. Шулай ук, киләсе елдан оешмалар табышына салым ставкасын артыру да күздә тотыла”, – диде Татарстан Рәисе.

Бу хакта сөйләгәндә, республика башлыгы мөмкинлекләрдән яхшырак файдаланырга һәм кыен хәлдә калган, бюджетка түләүләрне киметкән предприятиеләргә ярдәм итәргә кушты.

Бюджет чыгымнарына килгәндә, быел ул 648 миллиард сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика барлык бюджет йөкләмәләрен үтәне дәвам иттерәчәк. Шул исәптән, Россия Президенты Владимир Путинның “май” указлары нигезендә бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга бәйле бурычлар да үтәләчәк, диделәр утырышта.

Илкүләм проектларны тормышка ашыруга исә быел Татарстанда 36,9 миллиард сум акча тотылган. Аның 19 миллиард сумы федераль чараларга туры килә. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй, Рөстәм Миңнеханов әлеге әлеге чараларны вакытында үзләштерүне һәм барлык объектларны кулланышка тапшыруны тәэмин итәргә кушты. “Илкүләм проектларның максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш”, – диде Татарстан Рәисе. Ул киләсе елларга исәпләнгән проектлар буенча эш алып барылуын искәртеп, федераль үзәк белән тиешле килешүләрне яңа елга кадәр имзалау, ә 2025 елның гыйнварында яңа төбәк проектларының паспортларын раслап бетерү кирәклеге турында да искә төшерде. “2025 елга һәм алдагы еллар планлы чорына Татарстан бюджеты расланган”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Хәзер муниципаль бюджетларны кабул итүгә бәйле эш дәвам итә. Барлык карарлар да 20 декабрьгә кадәр расланып бетәргә тиеш.

Антон Силуанов Татарстан бюджетын югары бәяләде. “Ул тотрыклы. Президент тарафыннан куелган илкүләм үсеш максатларына, бурычларга җавап бирә. Бюджетта, катлаулы хәл килеп чыккан очракта, резервлар да бар. Шуңа күрә Рөстәм Нургалиевич сезгә, сезнең командагызга бюджет, финанс, икътисадый сәясәткә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәм”, – диде Россия финанс министры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре