Табиб акыл тешенең баш авыртуга сәбәп булуын әйтте

Хроник баш авыртуының сәбәбе акыл тешләре булырга мөмкин. Бу хакта табиб-ородонт Ирина буторина сөйләде, дип яза "Лента.ру".

Аның сүзләренчә, акыл тешләре соңгы булып чыга, шуңа күрә аларга казналыкта урын җитмәскә мөмкин. Шуның аркасында алар күрше тешләргә басым ясый башлый. Ул чагында кешенең чигәсендә, казналыгында һәм муенында киеренкелек барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, шул ук сәбәп белән чигә һәм аскы яңак дисфункциясе кебек патология дә булырга мөмкин. Андый вакытта авызны ачканда авыртулар һәм башка уңайсызлыклар туарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре