Белгеч сөйләп үткәнчә, чит ил галимнәре 5 ел дәвамында канында рак авыруыннан интегүчеләрнең рационын анализлап, эчәкләрендәге микробиомның торышын тикшергән. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, көненә нибары 100 грамм шикәр (10 чәй кашыгы) эчәкләрдәге файдалы бактерияләрне 24 процентка киметә.
Табиб сүзләренә караганда, эчәкләрдә файдалы бактерияләрнең кимүе зарарлы микроблар үрчүгә китерә. Бу исә организмы хәлсезләнгән сырхауларның канында авыр инфекцияләр һәм иммунитетында өзеклекләр китереп чыгарырга мөмкин.
Шул ук вакытта тычканнарда тәҗрибәләр үткәрү, антибиотиклар кулланганда гына шикәрнең эчәкләрдә зарарлы микробларны нык ишәйтүен күрсәткән.
“Антибиотиклар кулланганда шикәрне чикләү микробиомны саклауның һәм савыгуны тизләтүнең иң гади ысулы булып тора. Пробиотик һәм пребиотикларны да эчәргә кирәк анысы. Табиб гадәттә аларны антибиотиклар белән бергә билгели”, – дигән Зөһрә Павлова.
Табиб антибиотиклар эчүчеләргә гади генә берничә киңәш биреп үткән:
1. Антибиотикның зарарын киметү өчен көненә кимендә 1,5 л су эчәргә.
2. Рационга әче сөт ризыкларын һәм үсемлек клетчаткасын (тәүлегенә 400-600 грамм яшелчә) кертергә.
3. Тәм-томны гына түгел, бәлки майлы, кызган, маринадланган, тозланган, ягъни бавыр өчен авыр булган ризыкларны да чикләргә.
4. Аксымнар алмашында катнашып, бавырның сәламәтлеге өчен бик кирәкле аминокислота – метионинлы ризыклар ашарга. Әлеге аминокислота балыкта, диңгез продуктлары, кузаклылар, чикләвек, йомырка, майлы булмаган сыр һәм эремчектә, кош-корт һәм терлек итендә була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез