Басма хәбәрчесенә Британия хирургы Невилл Менезес белдергәнчә, бу орган авыру ачыкланганнан соң ук диярлек эшләүдән туктый һәм асылда 3 ай эчендә «янып» бетә. Кайбер очракларда ярты ел яки бер елдан соң «яна». Төп мәкерлеге шунда: чир билгеләре еш кына башка чирнеке кебек кабул ителә, дигән доктор.
«Ашказаны асты бизендә яман шеш үзен сиздермичә генә үсәргә мөмкин. Ә инде сиздерә башлагач, күпчелек очракта чир соңгы стадиясенә кергән була», – дигән белгеч.
Табиб авыруны алданрак ничек ачыкларга мөмкин икәнен аңлаткан. Еш кына җилкәдә авырту барлыкка килә, тик бу асылда бөтенләй башка чир буларак кабул ителә, дигән ул.
«Кайвакыт эч авырта. Шунысы да бар: ашказаны асты бизендә яман шеш авырта башласа, аны берничек тә басып булмый», – дип өстәгән табиб.
Чир көчәйгәндә, сырхауның йөзенә чыга, ул бик тиз ябыга.
Ашкайнату системасындагы көйсезлекләргә, ашказаны эшләмәү, эч күперү яки эчәкләр эшендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәк, дип басым ясап әйткән табиб. Моннан тыш канда шикәр күтәрелү, тән тиресе кычыту да ашказаны асты бизенең эштән чыгып баруы турында кисәтергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез